Айсылу Гәбдинова вокал студиясен ачырга җыена

Берничә көн элек җырчы һәм алып баручы Айсылу Гәбдинова инстаграм тасмасында вокал студиясен ачырга ниятләгәнен белдерде.
«Мин үз иҗади/вокал студиям өчен вакыт һәм көч табарга булдым. Балалар белән күптәннән эшлим, мине бик шатландыручы нәтиҗәләр дә бар. Укытучы һәм җырчы буларак минем балаларга бирерлек белемем һәм тәҗрибәм бар», – дип инстаграмдагы укучылары белән уртаклашты Айсылу.
Айсылу фикере буенча, артистны вокал гына тасвирламый, бу һөнәрдә сәхнәдә үзеңне дөрес тоту һәм матур сөйләшү дә мөһим роль уйный. Шул форсаттан Айсылу әти-әниләргә үзенең ярдәмен тәкъдим итә. «Сораулар булса, языгыз!», ди җырчы.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан