Айсылу Габдинова яшьлеген сагына

Ваһапов фестивале лауреаты Айсылу Габдинова инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. Фотода ул әти-әнисе белән пилмән бөгеп утыра.

Айсылу тормышның матурлана бармавыннан зарлана. Элек туңдырма да тәмлерәк, киемнәр дә сыйфатлырак, җырлар да моңлырак, кояш та яктырак иде дип сөйләнеп йөргән олы буынны аңлый башлаган, чөнки үзе дә шул хәлдә калган. Элек җәй көне авылда кичен барлык күршеләр биләмгә чыгып, гармунга җырлап, гөрләшеп-көлешеп күңел ача торган булганнар. Айсылу да бу мизгелләрне күреп өлгергән. Айсылу хәзерге вакытта кешеләр бер-берсе белән аралашырга ашкынып тормый, дип саный, чөнки күп кеше вакытын гаджетларда күбрәк үткәрә. Айсылу «Хәзерге үсеп килүче буын тормыштагы матурлыкны күрми, чын хиснең нәрсә икәнен тоймый, аңламый, тере аралашуны оныта. Элек барыбер күңеллерәк иде», ди. Менә алар да телефоннарсыз аралаша-аралаша пилмән ясаганнар әле.

Автор: Г.Хәлиуллина

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
736
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
757
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы