Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Лерон нәрсә турында хыяллана

Айсылу Лерон инстаблогерлар рәтенә кереп бара. Инстаграмга ул төрле постлар куя. Шушы көннәрдә ул үзенең  зәркән әйберләргә, затлы киемнәргә, сумкаларга исе китмәвен, парфюмерияне гомумән аермавын язд...

Айсылу Лерон инстаблогерлар рәтенә кереп бара. Инстаграмга ул төрле постлар куя. Шушы көннәрдә ул үзенең  зәркән әйберләргә, затлы киемнәргә, сумкаларга исе китмәвен, парфюмерияне гомумән аермавын язды. Алай гына да түгел, башкаларның нәрсә кигәненә, хәтта аяк киемен чистартканмы юкмы икәненә дә исе китми икән. Ул үзен сәер кеше, сәер хатын-кыз дип саный. Материаль әйберләр кайбер кешеләргә ләззәт китерә, аптырый инде Айсылу андый кешеләргә. Ә менә ул акчасын сәяхәткә тотар иде, сәяхәт вакытында алган хис-кичерешләр кадерлерәк дип саный. Ихтыярыннан килсә, гаиләсе белән тәгәрмәчле өйдә сәяхәт итәр иде, ләкин реаль чынбарлык үз таләпләрен куя. Шуңа күрә бу хакта хыялланырга гына кала.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк