Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Леронның кызы ни өчен яланаяк

«Татар радиосы» ди-джее Айсылу Леронның инстаграмында олы кызының урамда яланаяк төшкән фотосын күрдегезме? Май аенда укучы баланың мәктәп ишегалдында аяк киемсез йөрүенә шаккатырга кирәкми икән, чөнк...

«Татар радиосы» ди-джее Айсылу Леронның инстаграмында олы кызының урамда яланаяк төшкән фотосын күрдегезме? Май аенда укучы баланың мәктәп ишегалдында аяк киемсез йөрүенә шаккатырга кирәкми икән, чөнки Фәридә укый торган мәктәптә шундый язылмаган кануннар бар. Гимназиядә һәр уку көне яланаяк иртәнге йөгерүдән башлана икән. Кечкенә сеңлесе Сәйдә дә апасын бу килеш күреп шаккаткан бит әнә.

«Шаккатты Сәйдә: апасы ялантәпи йөгереп йөри. Гимназиядә һәр уку көне иртәнге йөгерүдән башлана! Чыныгалар!» дип яза Айсылу Лерон.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк