Айсылу улы белән таныштырды

Кичә, 22 ноябрь, Уллар көне иде. Социаль челтәрләрдә әлеге матур бәйрәм белән улларын котлаучылар шактый булды. Танылган җырчылар, алып баручылар да котлаулардан читтә калмады. Алып баручы, блогер Айсылу Лерон Инстаграм социаль челтәрендә үзенең Нурихан дигән улы белән таныштырды: «Нурихан исемле улым бар бит минем! Фәридә өчен энекәш, Сәйдә өчен абый ул!»,− дип язган ул. Айсылу Нурихан исеме сирәк булса да, мондый исем кушулары хакында әйтте. Алып баручы шулай ук Нурихан исемен йөртүчеләрнең холкын да аңлатып бирә. Алар кечкенәдән авторитетка ия, ярдәмчел булалар икән. Нурихан ирекне ярата, чикләүләргә түзеп тора алмый. Айсылу Лерон үзе «Ярый, шулай булсын! Акыллы, батыр булып үссен улларыбыз», − дигән теләктә кала.

Фәнүзә Сираҗиева

 Фото: Инстаграм iceluleron

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
286
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы