Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыров: «...гафу итегез, сез үзегез икейөзле»

Кичә Татар-информда «Татар радиосының хитлары» концерты уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Айваз Садыров кызыклы фикер әйтте. «Ни өчен һаман «хайп» белән яшисез?», – дигән сорауга популяр а...

Кичә Татар-информда «Татар радиосының хитлары» концерты уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Айваз Садыров кызыклы фикер әйтте. «Ни өчен һаман «хайп» белән яшисез?», – дигән сорауга популяр алып баручы болай дип җавап кайтарды:

«Яңалыкны күп кеше хайп дип атый, ләкин бу бары тик реакция генә: журналистның реакциясе, юмористның реакциясе һ.б... «Уф, туйдырдылар инде, җитте», – дип язучылар – үзләре үк шушындый очракларга комментарий язалар һәм кызыксыналар. Шунысы гаҗәп, иң күп комментарийлар нәкъ тә шушындый очракларга языла». Алып баручы «алай эшләмәгез, болай эшләмәгез» диючеләрне ике йөзле дип атый. «Үзегез кызыксынасыз – үзегез шуны сүгәсез. Сүкмәгез. Битараф булыгыз! Үзегез битараф булсагыз – мондый очраклар килеп чыкмаячак. Сез битараф булмаганлыктан файдаланып, калганнар да шушындый ситуацияләр тудыра», – ди Айваз.

Дөрестән дә, рус эстрадасының короле Филипп Киркоровның зур шау-шу куптарган клибыннан соң бөтен халык акылдан язды бугай. Артистлар исә, халыкның кызыксынуын сизеп, берсен-берсе уздырып, дөньяны шаулатмакчы булалар. Айвазның сүзләрендә дөреслек бар, ләкин бу ике яклы мәсьәлә, монда бер якны гына гаепләү дөрес булмас. Артистлар да бит, тамашачының битараф калмавын белеп, күпвакыт махсус «чебеннән фил ясыйлар», рус телендә моны «провокация» диләр.

Нишләтәсең инде, заманасы шундый, күрәсең?!

Алсу Габдуллина

Фото һәм видео: Инстаграм @aivazsadyrov

{mp4}8459{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк