Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыров: «әллә күзләр тиеп, өзелдеме дуслык...» (видео)

Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразованың «җыр бүлү» бәхәсләре тынып торган арада эстрада артистлары үзләренә пиар ясавын дәвам итә. Айваз Садыров күптән түгел үзенең коллегасы, сәхнәдәше Гөлназ Сәфәрован...

Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразованың «җыр бүлү» бәхәсләре тынып торган арада эстрада артистлары үзләренә пиар ясавын дәвам итә. Айваз Садыров күптән түгел үзенең коллегасы, сәхнәдәше Гөлназ Сәфәрованы уен-көлке белән үзенең тектсын урлауда гапләгән иде. Кичә популяр алып баручының Инстаграм битендә кабат кызыклы видео барлыкка килде. Айваз, шаяртуын дәвам итеп: «Бер-ике көн булып узган вакыйгалардан чыгып, мин түзмәдем, Гөлназга багышлап җыр яздым. Кайбер кешеләр аңламаганнар иде, әлеге җырдан барысы да аңлашылар дип уйлыйм», – дип сөйли видеоның башында.

Җырның тексты Ризат һәм Зинира Рамазановларның «Хыянәт» җырының көенә туры китереп язылган:

Әллә күзләр тиеп, өзелдеме дуслык...

Гаделлекне каян табарга?

Яшен уты кебек, инстаграмны ярып,

Эх, скандаллар керде арага.

Йә, ничекләр итеп, урлый алдың сүзләр?

Алып барган идек бергәләп...

Пиар ясау җиңел, ләкин бу ул түгел,

Хыянәтең бит ул – хыянәт!

Видеоны Сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Алсу Габдуллина

Фото һәм видео: Инстаграм @aivazsadyrov

{mp4}8423{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк