Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыровны телевидениедән кайтарып җибәргәннәр

Хозур ТВ телеканалындагы «Хәерле сәгатьтә» тапшыруы популярлык казанды. К.Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәләхова студиядә төрле өлкәдә танылу алган кунаклар белән аралаша. Шушы арада студиядә куна...

Хозур ТВ телеканалындагы «Хәерле сәгатьтә» тапшыруы популярлык казанды. К.Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәләхова студиядә төрле өлкәдә танылу алган кунаклар белән аралаша. Шушы арада студиядә кунакта «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров булган, бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыкты. Аны «хәерле сәгатьтә» китеп кал дия-дия кайтарып җибәргәннәр икән. Айваз үзе бер сорауга 37 минут җавап бирсәң, шулай була икән ул, ди. Ә алып баручы Резедә бу сүзләргә җавап итеп «Бер сорауга 37 минут җавап бирүчеләр белән рәхәт! Менә 37 сорауга 1 минутта җавап бирүчеләр белән авыррак», дип комментарий калдырган.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк