Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыровтан шатлыклы хәбәр!

Узган ялларда Татар Радиосының баш мөхәррире Айваз Садыров сөйгән яры Алинә белән гаилә кордылар. Бу хакта радионың инстаграм аккаунты хәбәр итте. Татар Радиосын яратып тыңлаучылар да Айвазны тәбрикл...

Узган ялларда Татар Радиосының баш мөхәррире Айваз Садыров сөйгән яры Алинә белән гаилә кордылар. Бу хакта радионың инстаграм аккаунты хәбәр итте.

Татар Радиосын яратып тыңлаучылар да Айвазны тәбрикләделәр. Пост астында котлауларны укып була: «Алинә һәм Айваз сезне чын күңелдән тәбрик итәм, никахларыгыз ныклы, озын гомерле булсын, мин сезнең өчен бик шат», «Айваз – Сез лаеклы. Тәбрик итәм», «Вот яңалык бу! Котлыйм».

Татарстанның талантлы журналистын без дә башлы-күзле булуы белән котлыйбыз һәм гаиләгә бәхетле, озын, пар гомер телибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @tatarradiosi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк