Логотип
Хәбәрләр

«Ак каен»да кунакта

Биектау районының «Ак каен» балалар бакчасында күңелле генә очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында  сө...

Биектау районының «Ак каен» балалар бакчасында күңелле генә очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында  сөйләделәр. Әти-әниләр дә журнал белән кызыксындылар. Кунакка килгән Шүркә балалар белән күңел ачты, уйнады, фотоларга төште, рәхәтләнеп биеде дә. Шүркәбез балаларга күп итеп журналлар да бүләк итте. «Ак каен»нарның кул остасы булуларына сокланмый мөмкин түгел. Үз куллары белән нинди генә геройлар иҗат итмиләр икән. Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган экспонатлар, төрле-төрле костюмнарны күреп хәйран калдык. Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын Сезгә!

 

 Фото һәм язманың авторы: Г.Ярмиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк