Логотип
Хәбәрләр

“Ак калфак” бәйгесенең Гран-при иясе мәгълүм булды

Гран-прины “КФУның 2нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина алды. (Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Ак калфак” укучы кызла...

Гран-прины “КФУның 2нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина алды.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә Гран-прига “КФУның 2 нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина лаек булды. Әлеге бәйгедә финалга чыккан катнашучыларны һәм Гран-прига, икенче, өченче урынга лаек булган лауреатларны Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернаты” гомуми белем бирү учреждениесендә бүләкләделәр.

Бүләкләрне бәйге үткән “4нче гимназия-интернат”ның директоры Таһир Гыйззатуллин һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова тапшырдылар. Финалга чыккан кызлар Рәхмәт хатына ия булдылар. Гран-прига, икенче, өченче урынга лаек булган лауреатларга Диплом, чын ташлардан ясалган көмеш алкалар һәм кулдан чигелгән калфак бүләк иттеләр. Кадрия Идрисова һәр лауреатның ни өчен җиңгәне һәм жюри әгъзаларын ничек таң калдырганы турында сөйләде. Дәвамы...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк