Акча бүлешү: Зөфәр Хәйретдинов Вадим Захаровтан утыз мең сумны ник түләткән?

«Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? ‒ дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз», ‒ дигән Вадим Захаров.

«Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. «Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә», ‒ диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән», ‒ дип яза ул.

Бу хакта тулырак: intertat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
959
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
2 декабрь 2022 - 10:55
511
0
2
"Авылда ныграк тазарам"
23 ноябрь 2022 - 11:30
1638
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
1182
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
2418
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1754
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
2893
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы