Логотип
Хәбәрләр

«Акча биетә шул»

Узган ялларда Гүзәл Уразова белән Әнвәр Нургалиев уртак дусларының күркәм юбилеенда кунак булдылар. Җырчылар рәхәтләнеп биигәннәрен инстаграмга видео яздырып урнаштырганнар.

Узган ялларда Гүзәл Уразова белән Әнвәр Нургалиев уртак дусларының күркәм юбилеенда кунак булдылар. Җырчылар рәхәтләнеп биигәннәрен инстаграмга видео яздырып урнаштырганнар.

«Үләм, гомердә дә Әнвәр Нургалиев белән биермен дип уйламаган идем», – дип яза видео астында Гүзәл Уразова.

Әлеге видео күп тамашачының күңеленә хуш килгән. Әмма тәнкыйть сүзләрен калдыручылар да шактый. «Акча биетә шул», «үләм дип сөйләшмәгез, Гүзәл, ярамый», дип  комментарийлар калдырганнар тамашачылар. Гүзәл Уразова бер дә аптырамады: «Акча түгел, якын дустыбызның юбилеенда без. Ул да безгә, без дә аңа тиеш түгел. Без просто дуслар! Алай ярамый, тегеләй ярамый, юк-барга яшану – зур гөнаһ», – дип җавап бирде.

Безгә калса, видео бик кызык булып чыккан. Ә Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк