Логотип
Хәбәрләр

Акча нишләячәк? Азык-төлек, фатир, импорт товарларга бәя артуы көтеләме?

2018 ел Россия икътисады өчен нинди ел булыр? Акча януы янамыймы? Белгечләр бу хакта ни уйлый? "Татар-информ" икътисад өлкәсендә төпле фаразлар әйтеп танылган белгечләр белән сөйләште. Аналитиклар һ...

2018 ел Россия икътисады өчен нинди ел булыр? Акча януы янамыймы? Белгечләр бу хакта ни уйлый? "Татар-информ" икътисад өлкәсендә төпле фаразлар әйтеп танылган белгечләр белән сөйләште.

Аналитиклар һәм рәсми хакимият быел долларның кискен үсешен фаразламый. Әмма рубль курсына нефтькә бәяләр, геосәяси үзгәрешләр, шулай ук Россиядәге гомумикътисади вәзгыять тәэсир итәчәк дип саный. Фаразлар буенча 2018 ел рубль өчен шактый тыныч булырга тиеш.

Россия экспертлары: торакка бәяләр арта, пенсия яшен арттырырга кирәк!

2017 елда ил тарихындагы иң аз инфляция үсеше күзәтелде - нибары 2,5 процент. Бу Үзәк Банкның таләпчән сәясәте һәм халыкның керемнәре кимү нәтиҗәсе, ди Аналитик кредит рейтинг агентлыгы эксперты Дмитрий Куликов. Ул 2018 елда инфляция 4,5 процентка артачак, Үзәк Банк инфляция үсешен йөгәнләп тора алмаячак дип саный. Дәвамын укырга мөмкин...

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: Михаил Захаров, Солтан Исхаков

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк