Логотип
Хәбәрләр

Аксенов скверында Илһам Шакировның хәтер кичәсе узачак

15 февральдә Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак. Иҗат кичәсе Аксенов скверында 19.00 сәгатьтә башлана. Биредә Казан артистлары Ислам Вәлиев, Әмир...

15 февральдә Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак.

Иҗат кичәсе Аксенов скверында 19.00 сәгатьтә башлана. Биредә Казан артистлары Ислам Вәлиев, Әмир Әхмәдишин, Зәринә Вилданова, Булат Шәйми, «Ямьле» вокаль төркеме, Лилия Хәйруллина, Айрат Ганиев һәм Алия Исрафилова башкаруында Илһам Шакиров җырлары яңгыраячак.

Хәтер кичәсен Казанның Мәдәният идарәсе белән берлектә Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.

Автор: Александра Иванова

Фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк