Логотип
Хәбәрләр

Актриса Резеда Сәләхова кабат сәхнәдә

«Ике ел дәвамында театрны, рольләремне бик сагындым. Бигрәк тә театр, репетицияләр, студентлар укыту, бию, вокал дәресләре арасында чабып йөрүләр юксындырды. Билгеле бер ритмга ияләшкәч, баштарак бала...

«Ике ел дәвамында театрны, рольләремне бик сагындым. Бигрәк тә театр, репетицияләр, студентлар укыту, бию, вокал дәресләре арасында чабып йөрүләр юксындырды. Билгеле бер ритмга ияләшкәч, баштарак бала белән ялга чыгу авыр иде. Улыма спектакльләрдән җырлар башкарып, аңа монологлар сөйләп, елыйсы урыннарында елап күрсәтеп үтте көннәрем. Әскәр миннән андый монологларны күп ишетте инде. Шуңа күрә мин эшкә бик сусап, репетиция, эзләнү процессларын юксынып чыктым» – дип яза актриса үзенең шәхси аккаунтында. 
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәлахова сәхнәдән югалып торды. Ул улы белән декрет ялында иде. Бу сезонда Резедә кабат яңа рольләре белән куандырачак.
К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Әмирхан Еники әсәре буенча куелган «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклендә Гөләндәм образын башкарачак. 
«Гөләндәм әйтмешли: «Тез буыннарым калтырый, йөрәгем кысыла...»  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры туган көнендә «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле күрсәтеләчәк. Яраткан әсәрең белән очрашуга килми калма!!!» – дип инста дусларын чакырып калган актриса.
Фото: @ rezeda_saliakhova
Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк