Логотип
Хәбәрләр

Акыллы атын, юләр хатынын мактар диләр

Танылган пародист Данир Сабиров тормышта һәр нәрсәгә юмор белән карый. Үз тарафына бер өзлексез явып торган тәнкыйть сүзләрен дә артист колак яныннан гына үткәреп җибәрә. Бүген Данир Сабиров инстадус...

Танылган пародист Данир Сабиров тормышта һәр нәрсәгә юмор белән карый. Үз тарафына бер өзлексез явып торган тәнкыйть сүзләрен дә артист колак яныннан гына үткәреп җибәрә.

Бүген Данир Сабиров инстадусларына уңышлы көннәр теләп, иртәнге чәй алдыннан төшкән фотосурәтен урнаштырды. «Бүген чәчемне тарадым бит әле. Карагыз әле нинди культурный малай. Үзе әллә кем булмаса да, кыяфәте важный булган», – дип язып та куйган артист. Бер карасаң, бәйләнерлек сәбәпләр юк иде кебек, әмма үткен тамашачылар артистның халатына, үз-үзен мактавына бәйләнүдән тәм тапканнар. Фото астындагы фикерләр арасында «Нәрсәгә дип бу ир-ат халаттан фотога төшә икән», «Акыллы атын, юләр хатынын мактар диләр, сине кем дип буласың инде, үзеңне мактап утырасың» дигән сүзләр очрый.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк