Логотип
Хәбәрләр

Альберт Кәримов сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру кирәклеген әйтте

2005 елдан башлап Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече 3,7 процентка арткан. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча зур бурычлар тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры уры...

2005 елдан башлап Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече 3,7 процентка арткан.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча зур бурычлар тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узды.

Бу минутларда Татарстанның Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышы үтә. Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясе бинасында йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Альберт Кәримов хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсе буенча Россиянең чит илләрдән калышуын билгеләп үтте. "Безгә өстәмә кыйммәтне арттыру, продукция җитештерүгә вакытны кыскарту өстендә эшләргә кирәк", - дип белдерде министр "Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше факторлары" темасына докладында.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында доклады белән чыгыш ясады. Ул 2005 елдан алып Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткеченең 3,7 процентка артканын әйтте. Министр әйтүенчә, бу икътисади яктан нәтиҗәле заманча производстволар булдыру белән бәйле. 

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк