Логотип
Хәбәрләр

Альбина Шаһиморатова: «Минем торыр урыным калмады...»

– П.И. Чайковский конкурсында катнашу һәм анда җиңеп чыгу Сезнең өчен азарт булдымы яисә шансмы? Конкурсларда катнашу психологик яктан ни дәрәҗәдә кыен? – Кыен. Ул бүгенге көндә булган барлык конкурс...

– П.И. Чайковский конкурсында катнашу һәм анда җиңеп чыгу Сезнең өчен азарт булдымы яисә шансмы? Конкурсларда катнашу психологик яктан ни дәрәҗәдә кыен?

– Кыен. Ул бүгенге көндә булган барлык конкурслардан да иң авыры булып санала. Анда иң авыр программа бирелә. Иң мөһиме – беренче һәм икенче турларда җырлау. Ләкин минем башта ул конкурста катнашасым килмәде. Мин инде Хьюстонда яшьләр программасының студенты булып санала идем. Остазым Галина Писаренконың концертмейстеры Анна Маргулисбезнең иске язманы җибәргән.

Сайлап алу язмалар буенча үткәрелде. Беренче турга үтүем турында март аенда хат килеп төште. Мин бик нык гаҗәпләндем. Конкурс июнь аенда үтте. Өч ай арасында диярлек мин аңа әзерләндем. Америкадан катнашырга дип кайттым, ләкин чыгыш ясаячак күлмәгем салынган багаж кайтмады. Шулай итеп, чыгыш ясарга күлмәгем юк иде. Ул вакытта конкурс катнашучылар өчен яшәү урыны бирмәде, миңа тулай торакта яшәргә туры килде. Мине ни өчендер тулай торактан да куып чыгардылар, минем торыр урыным калмады. Шуңа күрә дә, мин конкурс вакытында дулкынлануымны тоймадым да. Икенче турга инде күлмәгем килеп җитте.

Хәтерлим, жюри рәислегендә опера җырчысы Ирина Богачёваиде. Сәхнәгә чыгуым гына булды, мин аның йөзендә елмаю күреп алдым һәм мин дулкынлануым турында оныттым. Мин икенче, өченче турда рәхәтләнеп җырладым һәм беренче урын алдым. Бик тә көтелмәгәндә булды ул. Шуннан соң миңа Американың бер менеджеры котлап шалтыратты һәм мине берничә ай элек ишетүе турында әйтте. Атаклы итальян дирижеры Риккардо Мути В.А. Моцартның “Волшебная флейта”операсының Царица ночипартиясенә җырчы эзләгәнен дә сөйләде. “Бер атнадан соң ул сине тыңлап караячак, әзерлән”, - диде ул.

Тулырак интертаттан укыгыз

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк