Логотип
Хәбәрләр

Эльвираның җырлы дөньясы

Редакциябезнең кунагы – күпсанлы җырлар авторы, шагыйрә, галимә Эльвира Сафина. Филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкән, җиң сызганып ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Эльвираны галимә буларак кына белүчеләр дә, иҗаты аша гына танучылар да бардыр. Шагыйрәнең җыр дөньясы хакында Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Эльвира, кыскача гына үзең белән таныштырып китсәң иде. Кайсы як кызы син? Гаиләң, балаларың…

Мин милләтебезгә бик күп зур шәхесләр, әдәбият, сәнгать әһелләре биргән Чүпрәле ягыннан. Яңа Кәкерле авылында әти-әниемнең җылы кочагында үткән балачагым, үсмер чагым әле дә күңелне җылытып тора. Башта Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультетын, аннары аспирантура тәмамладым. Кандидатлык диссертациясе яклагач, фән дөньясына кереп чумдым. Тормыш иптәшем Марат белән Алия һәм Аяз исемле ике бала тәрбиялибез.

Синең сүзләргә йөзләгән җыр язылган. Иҗат юлына ничек кереп киттең? Нәрсәләр турында язарга яратасың?

Иҗат очкыннары күңелемдә кечкенәдән үк булган инде. Үземне белгәннән бирле язам дип әйтә алам. Мәктәптә укыганда ике эт дуслыгы турындагы әкиятем бәйгедә урын алып, район газетасында басылган булса, студент елларында офыклар тагын да киңәеп китте – башкалабызда чыга торган газета-журналларда хикәяләрем, публицистик язмаларым, танылган шәхесләр белән әңгәмәләрем дөнья күрә торды. Эшем буенча фәнни мәкаләләр, фәнни-популяр китаплар язу, сүзлекләр төзү эше беркайчан да туктап тормый. Ә менә Аязыбыз тугач, аның белән бәби ялында өйдә утырганда, шигырьләр, җыр сүзләре языла башлады. Әни булу бәхете, чиксез шатлык булып шигырь, җыр юлларына әверелә торды. Күз алдына китерегез: кулымда – улым. Икенче кулым белән кызымны кочаклап басып торам. Әни булу бәхетенең сүзләр белән генә аңлата алмаслык иң югары ноктасы! Шул вакытта күңелгә «Уң ягымда – кыз балам, / Сул ягымда – ул балам, / Бәгырь кисәккәйләремнең / Бәхетле киләчәкләрен / Күрергә язсын Ходам», дигән сүзләр килә! Бүгенге көндә Лилия Муллагалиева башкаруындагы «Әниләр бәхете» җыры инде ул! Кыскасы, балалар турындагы җырларыбызны халык яратып кабул итте . Уразова «Балаларым», Л. Муллагалиева «Бәби көтәбез әле», Иркә «Балакаем», И. Баһ «Улларым», «Әниләр һәм бәбиләр» проекты кызлары башкаруындагы «Бәхетле бул, бәбкәем» һ.б.).

Аерым җырларга бәйле, җәмәгатьчелектә әледән-әле бәхәсләр туа, аларның җирлеге бармы? Җыр текстына аерым таләпләр куеламы?

Җыр текстлары белән бәхәсләр яки аңлашылмаган хәлләрнең күбесе башта ук авторлар һәм башкаручылар барлык моментларны да уртага салып сөйләшмәүдән килеп чыга. Җыр текстына таләпләр дигәндә, билгеле инде, җыр сүзләре бер үк вакытта мәгънәле дә, шул ук вакытта үзеннән-үзе «җырлап тора торган» да булырга тиеш. Кызганыч ки, бүгенге көндә җыр текстларының сыйфатын тикшерүче оешма (шура) юк. Ниндидер таләп куюдан бигрәк, стилистик хаталар юкмы, җөмләләре төзекме, ритмы, рифмасы бармы икәнлеге дә тикшерелми бит. Кайвакыт, ни сүзе, ни мәгънәсе булмаган җырны тыңлаганда, җырлаучысын чын күңелдән кызганып та куям. «Сыйфатлырак сүзләр сайласа, бүген җырлап, иртәгә онытылырлык биш тиенлек җыр тумас иде» дип тә уйлап куясың... Мисал өчен, күлмәкне дә бик күп кеше тегә ала. Тегүчеләр чынлап та күп! Ләкин җырчылар сәхнә киемнәрен авылдагы искиткеч тегүче Сания ападан да, Галия ападан да тектерми, материалларын профессиональ тегүчегә яки дизайнерга (!) гына ышанып тапшыра. Ә менә җыр сүзләрен филология яки журналистикадан ерак булган, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт иткән иҗатчыдан алырга курыкмый. Әле шуның өстенә, кайсыбер җырчылар үзләре дә тиз генә җыр сүзләре «язып ата». Һәм рифмасы, ритмы булмаган, җөмләләре хаталы андый текстлар да җайлы гына «үтеп китә». Чөнки я көе, аранжировкасы, я харизмасы белән алдыра. Сыйфатсыз сүзләрне шулар күмеп китә.

Бүгенге көндә җыр сүзләренә кытлык бармы? Синнән җыр сүзләре сорыйлармы?

- Бер яктан, бүгенге көндә җыр сүзләренә һич кенә дә кытлык юктыр кебек. Әйткәнемчә, хәзер кем иренми, шул җыр сүзләре яза һәм аны көн саен җырчыларга, композиторларга җибәреп тора. Ә профессиональ шагыйрьләр, киресенчә, бу эштән бераз читләште. Икенче яктан, нәкъ менә сыйфатлы җыр сүзләренә кытлык бар дип уйлыйм. Аның сәбәбе бик гади – җырчыларга, композиторларга үзешчән авторлар арасыннан җыр сүзләре тәкъдим итүчеләр шундый күп ки, алар бу эшнең остасына – профессиональ шагыйрьгә мөрәҗәгать итәргә өлгерми дә кала. Яшермим, соңгы 5-6 елда җыр сүзләрен үзем дә бик сирәк һәм аз язам. Даими эшләүче җырчыларым сораганда гына диеп тә була.

– «Шигырь ничек туа?» дигән сорау кемнәргә генә бирелмәгәндер инде. Мин аны үзгәртеп, шигырь язмыйча торып буламы, дип сорыйм.

Мин бит беренче чиратта фән кешесе. Бөтен барлыгым белән фән эшенә, сүзлек эшенә чумганда, әйе, шигырь язмыйча торып була. Дөресрәге, язмый торып булу гына да түгел, язып булмау, язарга җай булмау инде ул. Чөнки башка төр иҗат белән яшисең. Ә инде ял вакытларың, илһамлы чакларың, иҗат итә ала торган татлы мизгелләрең җитә икән, язмый калына алмаган юллар үзеннән-үзе кәгазьгә төшә, әлбәттә. 

Синең сүзләргә язылган җырларны кемнәр башкара? Җырчылар белән ничек элемтәгә чыгасың?

Бу яктан бик бәхетлемен, чөнки минем сүзләргә язылган җырларны бик күп җырчылар башкара. Аларның исемнәрен санап чыгу гына да шактый вакытны алыр иде: Салават, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Лилия Муллагалиева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һ.б. Бик кызык бит: бер җырың чыга да, ул җыр башкалары өчен этәргеч булып китә. Чөнки нәкъ шуны ишетеп сиңа башка җырчылар мөрәҗәгать итә башлый. Бу яктан да миңа бәхет елмайды. Зур сәхнәгә Салават Фәтхетдинов алып чыксын әле үзеңне! «Гомер юлы» исемле беренче җыр өчен бу гаҗәеп зур уңыш! Җырның «әтисе» Альфред абый Якшимбетовка бик рәхмәтлемен. Чынлап та, сүзләре дә бик гади, җайлы, шул ук вакытта уйландыра торган («Аккан судай гомер ага, Кемнең ак, кемнең кара. Ниндилеген белим дисәң, Үткән юлыңа кара»), көе дә бик матур булган дәртле җыр килеп чыкты. Шул җыр чыгуга күп кенә җырчылар «Салаватның «Гомер юлы» кебегрәк дәртле җыр язып бир әле» дип сорый башладылар. Әйе, җырчылар, композиторлар үзләре таба.

Синең сүзләргә язылган җырларны кайдан тыңларга була? Гомумән, синең шигырьләрне ничек табып була?

Җырларыбызны «ВКонтакте» һ.б. социаль челтәрләрдә тыңларга, клипларын төрле ТВда, Ютуб, Рутуб, ВК һ.б. карарга була. Шигырьләрем – «Күңелдәге хатлар» исемле җыентыгымда, «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Идел» һ.б. газета-журналларда һәм аларның сайтларында. Аудио вариантларын «Китап» радиосында ишетә аласыз. Шигырьләр җыентыгым 2017 елда, иҗат кичәмне үткәрү алдыннан басылган иде. Укучылар тарафыннан яратып кабул ителде булса кирәк, китап кибетләрендә күптән бетте.

Буш вакытларыңны ничек үткәрергә яратасың?

Мин театрга гашыйк җан. Вакыт булмаганда айлар буе бармый торам икән, аннары, сусауны басу өчен, бик еш йөреп алам. Атна саен барырга да мөмкинмен. Гаилә белән дә, дуслар, әти-әнием яки туганнарым белән дә бик теләп йөрим. Үзем генә барырга да яратам. Казан театрларында яраткан спектакльләрем, артистларым, яраткан урыннарым бар. Күңелемә аеруча рәхәтлек биргән спектакльләрне үзем генә барып кат-кат карый алам. Минем өчен иң зур рухи ял инде бу!

Эльвира, егерме елдан артык фәнни институтта эшлисең. Шундый җитди урында эшләп иҗатка вакыт каламы соң?

- Бик дөрес сорау бирдегез. Иҗатка бөтенләй диярлек вакытым калмый, айлар буе язарга җай таба алмаска мөмкинмен. Җырларымның күпчелеге – өч еллык бәби ялы җимешләре. Шунысы да бар: мин эштә иҗат белән яшәмим һәм иҗатым турында бөтенләй диярлек сөйләшмим. Ә иҗатташларым белән эшем турында фикер алышабыз. Шуңа фәнни даирәм иҗатым турында, иҗатташ дусларым фәнни хезмәтләрем турында белми (көлә). Мине иҗат кешесе, шагыйрә дип кенә уйлаган җырчылар, очраклы рәвештә генә белеп алгач, шаккатып, «Мин бит сезнең шундый җитди эштә эшләвегезне, зур хезмәтләр язуыгызны белми дә идем» диләр. Саный китсәң, егерме томнан артык сүзлек төзүдә, җитмештән артык фәнни мәкалә, дистәләгән китап язуда, редакцияләүдә катнашырга туры килгән. Иң мөһиме, аз гына вакыт бирә алган тыйнак кына иҗатым шулай киң таралыш һәм яңгыраш алган икән, моңа куанырга һәм бик канәгать булырга кирәктер.

Быел сез коллективыгыз белән 2023 ел өчен Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булдыгыз. Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Мондый зур бүләкне алу өчен зур эш тә эшләнгәндер инде?

Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Татар теленең алты томлык аңлатмалы сүзлеге өчен бирелде ул. Аңлаган, дөрес итеп бәяли белгән очракта, бу чынлап та бик зур хезмәт. Сүзлек төзүнең үтә җаваплы, вак, җитди һәм вакытны күп ала торган эш булуын исәпкә алганда, хезмәтебез энә белән кое казуга тиңдер. Егерме ел дәвамында 80 меңнән артык сүзгә аңлатма бирү, әдәби әсәрләрдән мисаллар китерү, ел саен диярлек телебезгә кереп бара торган яңа сүзләрне теркәү һ.б. бик зур көч таләп итә. Мондый эшне бары тик үз эшен яраткан профессионаллар гына башкара ала. Халкыбызның тел байлыгын туплаган алты томлыкны төзүгә өлеш кертә алуым белән горурланам. Киләчәк буыннарга калырлык бик затлы һәм саллы мирасыбыз ул! Тиңсез хезмәтебезнең дәүләт дәрәҗәсендә югары бәяләнүе дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Киләчәктә дә милләтебез өчен файдалы эшләр башкарырга насыйп булсын.

«Сәхнә» журналының күпсанлы укучылары исеменнән исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк