Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы Мария театрына солистка итеп кабул ителгән

Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы опера һәм балет театрына – Дәүләт академия Мария театрының труппасына солистка итеп кабул ителгән. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы үз аккаунтында хәбәр итте.

Җырчы бу эшне театрның директоры дирижер Валерий Гергиев тәкъдим иткәнен яза һәм аңа рәхмәт әйтә.

Альбина Әнвәр кызы Шаһиморотова 1979 елда Ташкентта туган, Казан һәм Мәскәү консерваторияләрендә укыган. 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшләгән. Татарстанның, Россиянең атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты.

Фото: Салават Камалетдинов

 Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
430
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Җимешем, мин үзгәрәчәкмен»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы