Логотип
Хәбәрләр

Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак

Машина йөртүчеләргә бик сак булырга, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә Синоптиклар Татарстан юлларында буран һәм кар көртлә...

Машина йөртүчеләргә бик сак булырга, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.

Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

Синоптиклар Татарстан юлларында буран һәм кар көртләре булуы турында кисәтә

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Татарстан синоптиклары бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстанга карлы көчле җил белән төньяк атлантик циклон якынлаша

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда буран аркасында шторм турында кисәтү тараттылар. Алдагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Якындагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бик күп кар явуы көтелә», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә бик сак булырга, имин тизлектә хәрәкәт итәргә, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итәләр.

Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк