Логотип
Хәбәрләр

Александр Сладковский һәм Эдвард Радзинский ТР дәүләт симфония оркестрының концерт сезонын ачты

Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры яңа 53 нче сезонын ачты. Ачылышта күренекл...

Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры яңа 53 нче сезонын ачты. Ачылышта күренекле язучы, драматург һәм тарихчы Эдвард Радзинскийның «Моцарт табышмагы» пьесасы белән чыгыш ясавы елның үзенчәлекле прологы булды. Әсәр Австрия композиторының тормыш юлына багышланган иде.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүрт сәгать дәвам иткән концертта тамашачылар Эдвард Радзинский һәм Александр Сладковскийның сүз һәм музыка сәнгатенә хозурлана алды. Пьесада М.Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры солисткасы - Ксения Романова чыгыш ясады.

«Моцарт табышмагы» пьесасы Эдвард Радзинский тарафыннан Италиянең радио һәм телевидениесе өчен махсус язылган һәм Неапольдә куелган. Россия премьерасы Чайковский исемендәге Концерт залында узган Россия Оркестры фестивале кысаларында булган.

Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының алга таба планнары зурдан - Кытай, Япония һәм Франциягә гастрольләр. Яңа сезонда 20 дән артык премьера көтелә, бу - Вебер, Слонимский, Шостакович, Пендерецкий, Стравинский, Малер әсәрләре. Яңа сезонның төп вакыйгасы-Мәскәү филармониясендә абонемент алу. 17 нче абонементка 2019 елның гыйнвар, февраль һәм март айларында Мәскәүдә узачак өч концерт кергән. Оркестр Барток, Дебюсси, Малер, Рихард Штраус, Брукнер, Сен-Санс әсәрләрен башкарачак. Солистлар булып исемнәре бөтен дөньяга билгеле музыкантлар Рено Капюсон, Марио Брунелло, Жан-Ив Тибоде чыгыш ясаячак.

Материал һәм фото mincult.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк