Логотип
Хәбәрләр

Александр Славутский Әтнә театрына ярдәм итергә әзер булуын әйтте

Качалов исемендәге рус дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский Әтнә театрына ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Бу турыда ул бүген Россиядә Театр елы ачылу уңаеннан Әтнәдә узган тантана...

Качалов исемендәге рус дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский Әтнә театрына ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Бу турыда ул бүген Россиядә Театр елы ачылу уңаеннан Әтнәдә узган тантанада сөйләде.

«Биредә халык саны 3 500 дип әйттеләр. Монда эшләү өчен театрны бик яратырга кирәк»,  диде ул коллегаларын котлап.

Бүген Әтнәдә Театр елы ачылу тантанасы үтте. Чараның Әтнә театрында үтүе бу театрның 100 еллык юбилеена да бәйле. Әтнә театрына бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул театраль-музыкаль тамашаны карады. Театр әһелләрен котлап, Качалов театры җитәкчесе Александр Славутскийга Почет ордены, Буа театры җитәкчесе Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исеме тапшырды.

Александр Славутский республика җитәкчелегенең театрга игътибарлы булуын билгеләп үтте. «Җитәкчелек сәнгатькә тотылган акчаның халык генофонды икәнлеген аңлый. Мондый республикада эшләве рәхәт,  диде ул. – Әнә, безнең авылда да дәүләт театры бар – бу бик яхшы».

Әтнә театры юбилеен халык театрының беренче спектакленнән башлап исәпли. 1918 елда район һәвәскәрләре тарафыннан “Бәхет кошы” исемле спектакль куелган. 1911 елда театрга дәүләт статусы бирелде. Хәзер театр Габдулла Тукай исемен йөртә.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк