Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
«Кайтаваз». Әлфия Авзалова. Ике чор кисеше
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә җыр бәйрәме узды. Халык арасында танылып, мәхәббәт яулаган атаклы җырчылар белән беррәттән яшь сәләт ияләре дә сәхнәдә балкыды. Әлфия Авзалова башкарганнан соң халык теленә күчкән җырлар «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырылган «Безнең җыр» лабораториясендә туган заманча җырлар белән аралашып барды. «Калеб» яңа буын җыены Әлфия Авзалова фонды белән берлектә оештырган әлеге кичә беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Концертны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. «Калеб» яңа буын җыенын оештырган кеше буларак, беренче сүз аңа бирелү урынлы иде. «Заманында татар җыр сәнгатенә яңалык алып кергән Әлфия Авзалованы кабул итү дә бер мизгелдә генә булмаган төсле, «Безнең җыр» лабораториясендә туган җырлар да халык теленә тиз генә күчмәс, мөгаен. Әмма киләчәктә бу җырлар шулай ук күпләр тарафыннан яратып башкарылыр», дигән фикерен зал хуплады.
Кичәнең алып баручылары – Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәләхова һәм Ришат Әхмәдуллин бер-бер артлы матур, затлы тавышлы җырчыларны сәхнәгә чакыра торды.
Җырчылар исемлеге дә саллы иде:
Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина, Илгиз Шәйхрәзиев, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Татьяна Ефремова, Алинә Шәрипҗанова, Сөмбел Кыямова, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Алинә Кәримова, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров.
Концертны Илүсә Хуҗина «Яратам дисең син», «Дөнья сере» җырлары белән башлады һәм үзенә генә хас җиңеллеге, яңгыравык тавышы белән күңелләрне кузгатты. Һәр җырчы үзенең үзенчәлеге һәм аеравык тембры белән сәхнәне бизәде. Кичә буена башкарылган җырлар тамашачыларны моңсу хатирәләр һәм күтәренке кәеф «атынгычларында атындырды» бугай.
Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
-
Сканворд
-
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесе тиздән билгеле була!
Комментарий юк