Логотип
Хәбәрләр

Алинә Сафиуллина гаиләсендә зур кайгы

Җырчы Алинә Сафиуллинаның гаиләсендә зур кайгы: аның әбисе үлгән. Бу хакта ул үзе инстаграм битендә язган.

Җырчы Алинә Сафиуллинаның гаиләсендә зур кайгы: аның әбисе үлгән. Бу хакта ул үзе инстаграм битендә язган.

«Китте әбиебез... Бабай янына, Рөстәм абый янына. Үзе әйтмешли, «озыыын гумерләр (үзе шулай әйтә иде бу сүзне) биргән миңа алла бабай, кызым», дип... Кет-кет көлеп тә куя иде ахырдан. Әҗәлне алдаган әлмәндәр сымак.

Озак итеп сөйләп утырырга ярата иде: «Мин бабаеңа 4 ат җигеп төшсәң генә чыгам, дип әйттем. Шуна курә кияүгә алганда бабаең 4 ат җигеп төште», – дип.

Кечкенәдән ашый башлауга бисмилла әйттерә иде, шул арада тәртипсезләнсәң, җилкәдә утыручы, бөтенесен дә язып баручы, фәрештәләр турында сөйләп куя иде. Бөтен белгән догам – әби өйрәткән догалар. Яңалары истә калмый.

Төшкән саен, өйрәткән догаларын сөйләтеп экзамен ала иде. Студент булгач та, авылга кунакка кайтып, «догаларыңны онытмагансыңмы икән, кил, сөйләп күрсәт әле», – дип тагын имтихан тапшыра идем. Ничәмә ничә тапкыр, сабый баланыэ күңеленә кергәнче кабатланган догалар бит ул...

Урыннары оҗмах түрләрендә булсын» – дип яза җырчы.

Алинә Сафиуллинаның гаиләсенә сабырлык телибез.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Китте Әбиебез....Бабай янына, Ростәм абый янына.... Узе эйтмешли « Озыыын гумерлэр ( узе шулай эйтэ иде бу сузне) биргэн мина алла бабай, кызым» дип... кет-кет колеп тэ куя иде ахырдан☺️ әҗәлне алдаган әлмәндәр сымак?? Озак итеп сойләп утырырга ярата иде ..." мин бабаена 4 ат җигеп тошсән генә чыгам" дмп әйттем) Кияугә алгандабабаен шуна курә 4 ат җигеп тоште мине алмага,кынгыраулар тагып дип? Кечкенәдән ашый башлауга бисмилла әйттерэюә иде,шул арада тәртипсезләнсән җилкәдә утыраучы,ботенесен дә язып баручы фәрештәләр турында сойләп куяиде... Ботен белгән догам,Әби өйрәткән догалар... Яналары ничектер истә калмый.... Төшкән саен, өйрәткән догаларын сөйләтеп экзамен ала иде.. Студент булгач та, авылгакунакка кайтып " догаларынны онытмагансынмы икән, яле кил әле сөйләп курсәт әле " дип тагын имтихан тапшыра идем? Ничәмә ничә тапкыр, сабый баланын кунеленә кергәнче кабатланган догалар бит ул... Урыннары оҗмах турләрендә булсын??????

Публикация от ❤️Алина Сафиуллина певица РТ (@alinasafiulllllina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк