Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Культура» каналында татар җыры турында сөйләштеләр

«Шаболовка, 37» – джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Татар җырчылары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Россия-Культура» каналында чыккан «Шаболовка, 37» телетапшыруында татар җыры турында сөйләделәр.

«Шаболовка, 37» – джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Айдар Сөләйманов тапшыруда «Рәйхан» татар халык җырын башкарды, ә Алинә Шәрипҗанова «Гөлҗамал» халык җырын.

Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов – «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә өч сезон рәттән катнашучы җырчылар. Социаль челтәрләрдә фестиваль йөзе буларак алар фоторәсемнәре урнаштырылган.

Яңа елга кадәр тагын тапшыруда татар җырчылары булачак дип вәгъдә итә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова. 

Чыганак:Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
279
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы