Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитова бозда Татьяна Навканың яңа шоуында катнашачак

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Пхенчхан олимпиадасы җиңүчесе Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Йоклый торган чибәркәй. Ике Корольлекнең риваяте» исемле яңа шоу-мюзиклында катнашачак. Үзенең Instagram'ы...

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Пхенчхан олимпиадасы җиңүчесе Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Йоклый торган чибәркәй. Ике Корольлекнең риваяте» исемле яңа шоу-мюзиклында катнашачак.

Үзенең Instagram'ында Навка Заһитованың боздагы мюзиклда катнашуын «безнең өчен һәм фигуралы шууны яратучылар өчен суперяңалык» дип атады.

Спортчы проекты фигуралы шуу сәнгатен, музыканы һәм алдынгы сценография технологияләрен берләштерәчәк. Анда фигуралы шуу осталарыннан - Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнарыннан тыш, акробатлар – Гиннессның рекордлар китабы рекордсменнары һәм башка артистлар катнашачак. Музыкаль партияләрне илебез эстрадасы йолдызлары яңгыратачак.

Тамаша Мәскәү халкы һәм кунаклары игътибарына яңа ел каникуллары вакытында тәкъдим ителәчәк. Аның афишасы басылып чыкты.

Фото: @azagitova

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк