Алинә Заһитова Европа чемпионатында көмеш медаль яулады

Россия спортчысы Софья Самодурова Европаның яңа чемпионы булды.

Россия фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Минскидагы Европа чемпионатында икенче урында калды. Ул кыска һәм ирекле программа өчен 198,34 балл җыйды. Бу хакта RT хәбәр итә.

Яңа Европа чемпионы булып Россиянең тагын бер спортчысы Софья Самодурова танылды. Ул ирекле программа өчен 140,96 балл, ирекле һәм кыска программалар суммасы буенча 213,84 балл җыйды.

Өченче урынны Финляндиядән фигуралы шуу остасы Вивека Линдфорс (194,40) яулады.

  • «Татар-информ» элек Алинә Заһитованың кыска программа нәтиҗәләре буенча лидер булуын хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
332
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы