Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС. Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костне...

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС.

Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды. Өченче урынга Япония фигуралы шуучысы Сатоко Мияхара чыкты. Россиялеләр Мария Сотскова белән Станислава Константинова 5нче һәм 16нчы урынны билиләр.

Алинә Заһитовага 15 яшь, зурлар фигуралы шууында беренче сезонын чыгыш ясый. Спортчы үзе чыгыш ясаган барлык стартларда да отты, шулай ук Пхенчанда Олимпия уеннарында да.

Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Олимпиадада ике көмеш медаль алган Евгения Медведева имгәнү сәбәпле, ярышларда катнашмый.

Фигуралы шуучыларның ирекле программасы 23 мартта тәкъдим ителәчәк.

татар-информ

Фото: commons.wikimedia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк