Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитовага дүрт бүлмәле фатир бүләк иткәннәр

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Удмуртия башлыгы Александр Бречалов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитовага туган шәһәре Ижевскида сертификат белән әзер дүрт бүлмәле фатир ачкычын та...

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Удмуртия башлыгы Александр Бречалов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитовага туган шәһәре Ижевскида сертификат белән әзер дүрт бүлмәле фатир ачкычын тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Синең гаиләгезнең торак шартларын яхшырту хыялың булган дип ишеттем”, - дигән Бречалов.

Заһитова, үз чиратында, торакны әти-әнисенә бүләк итәргә карар кылган. “Сезнең рөхсәт белән фатирны әти-әниемә бүләк итәргә хәл иттем”, - дип белдергән фигуристка.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк