Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитова спорт карьерасын яңартырга җыена?

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова sportrbc.ruга биргән әңгәмәсендә профессиональ карьерасын яңартырга теләвен әйткән. Ул шулай ук укуы, киләчәккә планнары һәм тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итүен сөйләгән.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова sportrbc.ruга биргән әңгәмәсендә профессиональ карьерасын яңартырга теләвен әйткән. Ул шулай ук укуы, киләчәккә планнары һәм тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итүен сөйләгән.

Алинә соңгы тапкыр ярышларда 2019 елның декабрендә катнашты. Туринда узган Гран-прида ул алтынчы урынга гына лаек булды һәм шуннан соң карьерасын туктатып торуын белдерде. Ул арада бик күп боз шоуларында һәм коммерцияле проектларда катнашты. «Ледниковый период» проектында алып баручы булды.

– Кайсы авыррак – имтиханга барумы, әллә Олимпиадада чыгыш ясаумы?
– Әлбәттә, Олимпиадага. Алар икесе ике төрле, җаваплылык та төрле. Әзерләнү дәрәҗәсендә дә.

– Укытучылар сезгә нинди мөнәсәбәттә?
– Төрлечә... Алар тарафыннан яклау юк. Дөресен әйткәндә, миңа башкача карарлар дип уйлаган идем. Икенче яктан, миңа башкаларга караган кебек караулары ошый. Тормышта шундый моментлар да булды. Берәр җиргә битлек киеп керәм. Миңа башта бертөрле мөнәсәбәт. Битлекне салгач – бөтенләй башкача. Шәхсән үземә бу ошамый. Бөтен кешегә дә бертөсле карарга кирәк.

– Сез бит Олимпия чемпионы. Андый мөнәсәбәткә лаек кеше.
– Кемгәдер ошыйдыр ул, миңа – юк.

– «Ледниковый период»ны алып барганда тәнкыйть сүзләре дә күп яуды...
– Мин ияләштем инде. Үзем өчен үсү юлларын эзлим, нәрсә өстендә эшләргә кирәген беләм.

– Ярышларны күзәтеп барасызмы?
– Өлгергәндә карыйм. Чыгыш ясарга чыккан кеше урынына куеп карыйм үземне. Шул вакыттагы хисләрне яңартам.

– Бу сезонда кире кайту теләге булымы?
– Әйе. Күп тапкыр.

– Ә нәрсә туктата?
– Кайбер моментлар бар. Яшик – күрербез.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк