Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитовадан мастер-класс

Алинә Заһитовадан мастер-класс

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова яшь фигуралы шуу осталары өчен мастер-класслар үткәрәчәк. Бу хакта TeamZagitova телеграмм-каналы хәбәр итә.

9 июльдә мастер-класс Санкт-Петербургта, 11 июльдә Тулада һәм 13 июльдә Калугада узачак.

Шунысын да искәртик, Алина Заһитова 2019 елның декабреннән рәсми турнирларда бозга чыкмый. Ул «Гран-при» финалында алтынчы урынны алганнан соң, ә аннары Россия чемпионатыннан алынгач, карьерасын туктатып тору турында игълан итте.

Аннары Алинә үзен телевидениедә тапшырулар алып баручы, журналист ролендә сынап карады, ә шушы көннәрдә боксчылар рингына чыкты, дип яза татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк