Логотип
Хәбәрләр

Алина Заһитованың әтисе чыгышларын нигә карый алмый?

Фигуралы шуучы Алинә Заһитованың әтисе, «Ирбис» яшьләр хоккей командасының баш тренеры Илназ Заһитов кызының чыгышларына мөнәсәбәте турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза. «Аның һәр чыгышы алдынна...

Фигуралы шуучы Алинә Заһитованың әтисе, «Ирбис» яшьләр хоккей командасының баш тренеры Илназ Заһитов кызының чыгышларына мөнәсәбәте турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Аның һәр чыгышы алдыннан дулкынлану бар. Шуңа күрә аның чыгышларын туры эфирда карамыйм, бары тик язмаларын гына карыйм. Барысы да дулкынлану аркасында», - диде Илназ Заһитов.

5 октябрьдә Алинә Заһитова Japan Open еллык халыкара турнирында чыгыш ясаячак. Аны Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе оештыра.

Фото: kremlin.ru 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк