Логотип
Хәбәрләр

Алия Исрафилова: «Минем йорттан ул шампан пробкасы кебек очып чыгар иде»

«Мин үземне алай усал кеше дип санамыйм. Үз кадеремне азмы-күпме белеп, белгертеп йөрим. Масаю да түгел. Ләкин, җәмгыятебез шулай корылган ки, хатын кыз үз урынын теше-тырнагы белән каерып алмаса, өст...

«Мин үземне алай усал кеше дип санамыйм. Үз кадеремне азмы-күпме белеп, белгертеп йөрим. Масаю да түгел. Ләкин, җәмгыятебез шулай корылган ки, хатын кыз үз урынын теше-тырнагы белән каерып алмаса, өстеннән таптап китәләр. Менә бер хатын белән очраклы гына танышып, ачылып сөләшеп киттек тә, бу фикеремә тагын бер инандым. Яшьли кияүгә чыгып, бик явыз кайнана белән кайната йортына килеп эләгә ул. Бииик йомшак холыклы килен булып чыга бу ханым. Кайнанасы да, кайнатасы да, иренең апасы да ничекләр генә кыерсытып бетерми. «Татар хатыны ниләр күрми» әсәренең героинясы диярсең, валлахи! Тик, урамда 21нче гасыр.Коллык чоры да түгел. Хәзер инде 95 яшьлек кайнанасы картаеп, шул үзе тарафыннан күпме кыерсытылган килен кулына калгач кына басылган. Әзрәк кенә үкенә дә, кебек. Тик, иренең күршедә генә яшәгән  апасы хаман да аждаһа кебек, кергән саен, әнине дөрес карамыйсың, дип талап тора икән. Ә «дөрес» итеп карар өчен, үз өенә алып чыгып китми. Юаш киленне бер-ике көнгә  әнисе янына да җибәрми, үз әнисен үзенә карарга кирәк була бит аннары. Намаз да укыган була тагын... Гарьләнеп үләрсең, шуларны тыңлый-тыңлый. Килен дигәннәрен дә, әйтер идем инде. Ничек шул хәтле кимсенеп яшәп була? Аллам сакласын, күрсәтмәсен. Үз кадереңне үзең белмәсәң, өстеңә менә шулай менеп утыралар. Карт, авыру кайнаны караган өчен савабы бик зур була да бит. Тик, башка кешегә рәнҗү җыеп яту да дөрес түгел.  Йорт буйлап, караклардан, кеше күзеннән саклану өчен  дивар корган кебек, үзеңне, җан тынычлыгыңны  саклау өчен чик куя белергә кирәк. Мин булсаммы? Минем йорттан ул аждаһа апасы чукынып, шампан пробкасы кебек очып чыгар иде, әстәгафируллаларын укый-укый, точно димен» (текст үзгәртелмәде)

Алиянең ачыргаланып язган постын укымый калып булмыйдыр, мөгаен. Ул очраклы гына танышкан ханымның хәл-әхвәлен аңлап, борчылып язган. Бу язманы укыган кешеләрдә дә фикер тугандыр. Әлеге ханымга нинди киңәшләрегезне бирер идегез?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин үземне алай усал кеше дип санамыйм. Үз кадеремне азмы-күпме белеп, белгертеп йөрим. Масаю да түгел. Ләкин,җәмгыятебез шулай корылган ки, хатын кыз үз урынын теше-тырнагы белән каерып алмаса, өстеннән таптап китәләр. Менә бер хатын белән очраклы гына танышып, ачылып сөләшеп киттек тә, бу фикеремә тагын бер инандым. Яшьли кияүгә чыгып, бик явыз кайнана белән кайната йортына килеп эләгә ул. Бииик йомшак холыклы килен булып чыга бу ханым. Кайнанасы да, кайнатасы да, иренең апасы да ничекләр генә кыерсытып бетерми. "Татар хатыны ниләр күрми" әсәренең героинясы диярсең, валлахи! Тик, урамда 21нче гасыр.Коллык чоры да түгел. Хәзер инде 95 яшьлек кайнанасы картаеп, шул үзе тарафыннан күпме кыерсытылган килен кулына калгач кына басылган. Әзрәк кенә үкенә дә, кебек. Тик, иренең күршедә генә яшәгән апасы хаман да аждаһа кебек, кергән саен, әнине дөрес карамыйсың, дип талап тора икән. Ә "дөрес"итеп карар өчен, үз өенә алып чыгып китми. Юаш киленне бер-ике көнгә әнисе янына да җибәрми, үз әнисен үзенә карарга кирәк була бит аннары. Намаз да укыган була тагын... Гарьләнеп үләрсең, шуларны тыңлый-тыңлый. Килен дигәннәрен дә, әйтер идем инде. Ничек шул хәтле кимсенеп яшәп була? Аллам сакласын, күрсәтмәсен. Үз кадереңне үзең белмәсәң, өстеңә менә шулай менеп утыралар. Карт, авыру кайнаны караган өчен савабы бик зур була да бит. Тик, башка кешегә рәнҗү җыеп яту да дөрес түгел. Йорт буйлап, караклардан, кеше күзеннән саклану өчен дивар корган кебек, үзеңне, җан тынычлыгыңны саклау өчен чик куя белергә кирәк. Мин булсаммы? Минем йорттан ул аждаһа апасы чукынып, шампан пробкасы кебек очып чыгар иде, әстәгафируллаларын укый-укый, точно димен☝️ Ә болай, #әүлиямин #биккунакчыл #киңкүңелле #сабыр һәм #тыйнак #кеше

Публикация от Aliya Israfilova (@auliyamin)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк