Логотип
Хәбәрләр

Алия Карачурина кияүгә чыга?!

Узган ялларда популяр җырчы Алия Карачурина инстаграмына имеш-мимешләр тудырырлык пост урнаштырган. Алия укучыларын тиздән шатлыклы хәбәр белән сөендерәчәген игълан итте. Алия тамашачыга: «Ничек уйлы...

Узган ялларда популяр җырчы Алия Карачурина инстаграмына имеш-мимешләр тудырырлык пост урнаштырган. Алия укучыларын тиздән шатлыклы хәбәр белән сөендерәчәген игълан итте.

Алия тамашачыга: «Ничек уйлыйсыз, нинди яңалыклар белән Сезне сөендерәчәкмен?», дигән сорау бирә. Күрәсең, күпләр аның кияүгә чыкканын көтәдер. Язма астында: «Син кияүгә чыгасың?»,«бәби көтәсеңме әллә?», дип язганнар. Хәтта Ришат Төхвәтуллин белән туй уздырачакларын юрыйлар.

Кияүгә чыгудан тыш, тамашачы Алиядән яңа җырлар, клиплар һәм сольный концерт көтә. Әлегә артист нәрсә әзерләгәнен сердә саклый.

Автор: Г. Вәлиева 

Фото: Инстагарм @aliya_karachurina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк