Логотип
Хәбәрләр

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллиннан китәме?

Җәй айларында, гадәттә, җырчылар яңа сезонга әзерләнәләр. Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин инде ничә ел дәвамында яшь өметле җырчыларны үзе белән гастрольләргә ияртә. 2-3 ел рәттән ул Алия Карачури...

Җәй айларында, гадәттә, җырчылар яңа сезонга әзерләнәләр. Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин инде ничә ел дәвамында яшь өметле җырчыларны үзе белән гастрольләргә ияртә. 2-3 ел рәттән ул Алия Карачурина белән эшләде. Һәм, чыннан да, аңа ярдәм итте. Быел Алия укуын тәмамлады һәм диплом алды. Алга таба да ул Ришат командасында эшләрме? Өстәвенә, җырчы яңа тавышлар эзли дигән сүз чыкты. Алия аннан китәргә җыенмыймы? Җырчы егет үзенең командасына яңа тавышлар алырмы? Ришатның үзе белән аралаштык.

‒ Ришат, хәерле көн. Яңа сезонда сезнең төркемдә яңа җырчылар булачакмы?

‒ Әлбәттә, яңа тавышлар булуын теләр идем. Сәләтле җырчылар бар. Әлегә үземнең «армиям» бар, кулдан килә, шуңа күрә сәләтле яшьләрне сәхнәгә чыгарырга кирәк. Яшь кызларга һәм егетләргә ярдәм итә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.

Бу хакта тулырак: intertat

Фото: rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк