Алия Карачурина: «Йолдыз чире тиде миңа»

Татар эстрадасаның яшь, талантлы җырчысы Алия Карачурина белән кызыксынучылар шактый күп. Гүзәл хатын-кыз белән ТР һәм БР атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин арасындагы мөнәсәбәтләре хакында имеш-мимешләр күптән йөри.
Бүген Алия укучыларын кызыксындырган бер сорауга ачыклык кертте. «Миңа кичә «син усал», дип язганнар иде. Элек мин сөйкемле булганмын, ә хәзер йолдыз чире белән авырам, имеш. Иң кызыгы: минем белән беркайчан да аралашмаган һәм таныш булмаган кешеләр мондый нәтиҗәләр ясыйлар», – ди Алия.
Моннан тыш, җырчы бик сирәк усал булам, ди. Гадәттә, аны үпкәләтсәләр, кәефе төшеп, башка кешеләрнең кәефенә тә тәэсир ясый ала. Яисә кылган гамәле җиренә җитмәгән булмаса – шушы очракта гына аның ачуы чыга икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
4 гыйнвар 2021 - 16:27
-
2 гыйнвар 2021 - 16:00
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан