Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева җанатарларын шаккаттырган

Рус эстрадасының популяр артисткасы Алла Пугачеваның соңгы арада авырып китүе хакында күп сөйләделәр. Соңгы арада җырчы инде концертларда да катнашмый, иҗаттан тәмам читләшеп, балаларының тәрбиясе бел...

Рус эстрадасының популяр артисткасы Алла Пугачеваның соңгы арада авырып китүе хакында күп сөйләделәр. Соңгы арада җырчы инде концертларда да катнашмый, иҗаттан тәмам читләшеп, балаларының тәрбиясе белән шөгыльләнә. Әмма күптән түгел примадонна үзенең җанатарларын өр-яңа проектта катнашуы белән шаккаттырды. Алла Пугачева Алишер исемле артистның «Скажи мне, Алла» дигән клибында төшкән икән. Әйтергә кирәк, аклы-каралы видеода 69 яшьлек примадонна бик яшь һәм заманча күренә. Өстенә кигән кара күн курткасы һәм ертык джинсы чалбарлары белән Алла чын поп-йолдызга охшап тора.

«Спасибо Вам, Алла Борисовна, за эмоцию, за доброту души, открытость и веру! Бесконечно люблю Вас, и я счастлив, что вы поддержали меня и снялись в нереально крутом клипе о нашей непростой жизни. Ради таких моментов стоит жить!», – дип яза җырның хуҗасы үзенең социаль челтәрендә.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @alla_orfey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк