Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева белән Максим Галкинның кызлары французча сөйләшә

Рус эстрадасының Примадоннасы Алла Пугачева белән популяр алып баручы Максим Галкинның балалары күптән түгел 5 яшьләрен тутырды. «Йолдызлы» ата-аналары сабыйларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсенә бик җ...

Рус эстрадасының Примадоннасы Алла Пугачева белән популяр алып баручы Максим Галкинның балалары күптән түгел 5 яшьләрен тутырды. «Йолдызлы» ата-аналары сабыйларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсенә бик җитди карыйлар. Максим Галкинның Инстаграм битендә бүген кызлары Лизаның француз теле белән шөгыльләнгән вакыттагы видеосы пәйда булды. Артистларның инстаграм аккаунтларында мондый эчтәлекле видеоларны еш күрергә мөмкин. Видеодан күренгәнчә, бәләкәй Лизаның уңышларына сокланырлык! Ул француз телендә сөйләүче укытучысын аңлый һәм аның сорауларына француз телендә җавап та кайтара.

Видеоны Сез дә карагыз, дуслар!

Ә Лизага уңышлар телик!

 

 

Фото һәм Видео – Артистның Инстаграм аккаунтыннан алынды

{mp4}8097{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк