Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева концертына билетлар бер фатир бәясендә тора

Рус эстрадасының тере легендасы, СССРның халык артисты Алла Борис кызы Пугачева шушы көннәрдә 70 яшен тутыра. Юбилей уңаеннан 17 апрель көнне Мәскәүнең Кремль сараенда җырчы зур концерт оештыра. Биред...

Рус эстрадасының тере легендасы, СССРның халык артисты Алла Борис кызы Пугачева шушы көннәрдә 70 яшен тутыра. Юбилей уңаеннан 17 апрель көнне Мәскәүнең Кремль сараенда җырчы зур концерт оештыра. Биредә җырчының иҗат дуслары һәм якыннары җыелачак. Мәгълүм булганча, Алла Пугачева беркем белән дә дуэт башкармаячак, юбилей тамашасы күбесенчә аның соло чыгышларыннан торачак.

Грандиоз масштаблы концерт тамашасына, кайбер чыганаклар буенча, якынча, 40 миллион сум акча киткән. Оештыруга киткән акчаларны билет бәяләре белән генә дә аклап булачак, Примадоннаны күрергә килүчеләр бер билет өчен 150 мең - 1 миллион сум акча түләгән. Күз алдыгызга китерегез, Россиянең кайбер төбәкләрендә бу бәягә бер бүлмәле фатир алып булыр иде!

Тамашага билетларның 3 сәгать эчендә сатылып бетүе мәгълүм.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк