Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева, салмыш килеш, ишек белән тәрәзәне бутаган

Пугачева күп итеп балык ашаган, аннары эчәсе килә башлаган. Җырчы Алла Пугачева 5 каналда бара торган «Минем совет яшьлегем» программасында Михаил Боярскийга интервью биргән. Тапшыруны алып баручы П...

Пугачева күп итеп балык ашаган, аннары эчәсе килә башлаган.

Җырчы Алла Пугачева 5 каналда бара торган «Минем совет яшьлегем» программасында Михаил Боярскийга интервью биргән.

Тапшыруны алып баручы Пугачевадан кайчан исерткеч эчемлекләр эчә башлавын сораган. Җырчы исә беренче тапкыр 16 яшендә исереп караганын әйткән.

Ул иптәшләре белән бер рәссамда кунакта булган. Рәссамның стеналарына кипкән балык эленгән булган. Үсмерләр барысы да сыра эчкән. Пугачева исә күп итеп балык ашаган, аннары эчәсе килә башлаган. Сусауны басар өчен ул сыра эчеп куйган.

Сырадан соң аракыга күчеп киткәннәр. Бераздан Алла ишекне дә таба алмавын абайлап алган, дип "Татар-информ" язды. Дәвамын укыгыз...

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк