Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева соңгы концертына әзерләнә

Алла Пугачева тиздән сольный концертын уздырачак. Чараның нечкәлекләре әлегә сер итеп саклана. Әмма примадоннаның чыгышы чын аншлаг булуы аңлашыла инде. Соңгы 10 елда Алла Пугачеваның беренче һәм бер...

Алла Пугачева тиздән сольный концертын уздырачак. Чараның нечкәлекләре әлегә сер итеп саклана. Әмма примадоннаның чыгышы чын аншлаг булуы аңлашыла инде.

Соңгы 10 елда Алла Пугачеваның беренче һәм бердәнбер концерты Кремльдә 17 апрельдә узачак. Билетлар бер тәүлек эчендә сатылган! Әлбәттә, табыш артыннан куып, сатып алучылар эшкә кушылган. Әгәр партерның беренче рәтен 100 мең сумга сатып алырга мөмкин булса, хәзер бу урыннар 375 мең сумга сатыла.

Иң арзан билет официалларда 3 мең булган. Шунысы кызык, иң элек чыгыш Мәскәү өлкәсендә урнашкан башка мәйданчыкта планлаштырылган булган, хәтта ике датаны да броньлаганнар. Әмма Пугачева бер концерт ясарга һәм аны башкала үзәгенә күчерергә карар кылган.

«Шоу өчен барлык җырлар да язылды инде, – дип уртаклашты Алланың директоры Елена Чупракова. − Әлегә сәхнәгә балалары Алла Лиза һәм Гарри чыгачаклары билгесез. Интрига булсын. Хәзерге вакытта без режиссер сайлыйбыз».

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Архив Пресс-службы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк