Алла Пугачева хастаханәгә эләккән

Шушы көннәрдә Алла Пугачева башкаладагы хастаханәгә озатылган. Примадонна күкрәк авыртуларына зарланган булган һәм тикшерүләрдән соң табиблар йөрәккә ашыгыч операция үткәрергә карар кылганнар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары сүзләренә караганда, җырчы Вишневский исемендәге Хирургия институтына, күкрәктәге авыртуларына зарланып мөрәҗәгать иткән. Җентекле тикшерү йөрәк ритмы бозылуын ачыклаган. Операцияне тәҗрибәле табиб Баграт Алекян үткәргән.
«Мин картаям. Сулавы һәм йөрүе авыр, әмма мин әле исән һәм кечкенә балаларым өчен яшәргә тиеш. Сезгә бәхет һәм озын гомер телим. Күңелегез дә, тәнегез дә картаймасын», - дип белдергән Примадонна.
Автор: Александра Иванова
Фото: Legion-media
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
24 февраль 2021 - 10:41
-
24 февраль 2021 - 10:20
-
23 февраль 2021 - 11:39
-
22 февраль 2021 - 11:31
-
22 февраль 2021 - 10:13
-
20 февраль 2021 - 13:54
-
18 февраль 2021 - 17:27
-
Наркотикларга – юк! 12+