Алла Пугачёва Казаннан чыккан улына замок бүләк иткән

Җырчы Исхак-хан 2000 елларда үзен Алла Пугачёваның никахтан тыш туган баласы дип игълан иткән иде. Хәзер ул кабаттан үзе хакында искә төшерде.

Исхак-хан үзенең «әнисе» белән дуслашуын һәм 15 апрельдә узачак юбилей концертында башкару өчен җыр яздырулары хакында әйтте.

Исхак-хан озак вакыт үзен Алла Пугачёваның улы дип пиар өчен игълан итүен яшерми. Аның Пугачёва белән очрашырга омтылуы барып чыкмаган. Ләкин хәзер Алла аның белән күрешергә ризалашакан, янәсе. Исхак-хан әйтүенчә, ул аңа Кипрда сарай да бүләк иткән, Исхак-ханның аны барып күргәне юк әле.

Исхак-хан дөресен сөйлиме юкмы икәне 15 апрельдә беленер.

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
435
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Алия белән Ришат бәби үстерә диләр...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы