Алла Пугачёва киявен санга сукмый

Тиздән рус эстрадасында истәлекле вакыйга - Примадоннаның юбилей концерты узачак. Эстрада йолдызы озак паузадан соң, янәдән сәхнәгә чыгачак. Җыр тантанага күп дусларын чакырган. Әмма элеккеге кияве Владимир Пресняков сайланган кешеләр исемлегенә кермәгән. Владимир Пресняков концерт турында интернетта укыган һәм бернинди чакыру да алмаган. Ләкин ул билетны мөстәкыйль сатып алырга да әзер икән.
«Бу бик яшерен гаилә. Без Алла Борисовна белән елга бер тапкыр күрешәбез. Сирәк шалтыратабыз, нигездә, бер-беребезне туган көннәр белән котлыйбыз. Узган елның мартында, мәсәлән, ул миңа 50 яшь тулу уңаеннан җылы сүзләр җиткергән иде», - дип сөйләгән музыкант.
Автор: Александра Иванова
Фото: Legion-Media
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
Наркотикларга – юк! 12+