Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачёваны яңа ел тамашаларыннан төшереп калдырганнар

Яңа ел төне якынлашкан саен күп кеше 31 декабрь көнне зәңгәр экраннардан күрсәтеләчәк тамашалар хакында уйлый башлый. СССРның халык артисты Алла Пугачёва быелгы концерт тамашаларында катнашмаган дигән...

Яңа ел төне якынлашкан саен күп кеше 31 декабрь көнне зәңгәр экраннардан күрсәтеләчәк тамашалар хакында уйлый башлый. СССРның халык артисты Алла Пугачёва быелгы концерт тамашаларында катнашмаган дигән хәбәр таралды, ләкин аның фанатлары аны чыгыш ясар дип көтәләр икән. 2019 ел Алла Борисовна өчен юбилей елы, ул әле үзенең концертлары белән сөендермичә калмас, аның яңа җырлар сатып алганы билгеле. Шунысы кызыклы, 2017 елның гыйнвар аенда 100 меңнән артык кеше Пугачёвага каршы петициягә кул куйган булган, алар яңа ел тамашаларында аңа бик күп урын бирелүе белән канәгать булмаганнар.

Яңа ел төнендә Беренче каналдан күрсәтеләчәк тамаша Мәскәү шәһәренең бик матур урыннарда төшерелгәне билгеле. Анда танылган артистлар, «Голос»та катнашучылардан тыш заманча рэперларның да чыгыш ясавы көтелә. Ләкин алар әлбәттә телеканал цензурасы кысаларындагы җырларны башкарачаклар.

«Россия» телеканалыннан «Золушка» мюзиклын күрергә булачак, төп рольләрне Сергей Лазарев, Николай Басков, Наталья Медведева башкара. Яңа елга аяк баскач танылган артистлар яңа декорацияләрдә чыгыш ясаячак. Елена Степаненко исә тамашачыларны төрле образларда сөендерәчәк.

Автор: Г.Хәлиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк