Логотип
Хәбәрләр

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен драматургия бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә катнашучылар берничә номинациядә көч сынашты: Кече состав өчен балалар пьесасы, Зур состав өчен балалар пьесасы, Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы, Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы һәм Махсус бүләк.

Җиңүчеләр:

Кече состав өчен балалар пьесасы:

1. - җиңүче юк.

2. Раил Сафин "Чатыртау"

3. Алинә Бикмуллина "Сак булыгыз, техника!"

Зур состав өчен балалар пьесасы:

1. Зөләйха Камалова "Югалган әйберләр бюросы"

2. Айгөл Минкина "Хисле кунакханә"

3. Лилия Гыйбадуллина "Яшелкәй"

Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы:

1. Зәринә Шакирҗанова, Энҗе Фатыйхова "Хыялый" 

2. Алинә Шиһабетдинова "Төшле төш"

3. Ләлә Гыймадиева "Әти кайтты"

Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы:

1. Булат Минкин, Марина Шишкарева "Башыңны чыгарма"

2. Айгөл Минкина "Караңгы дөнья. Җан аучылары"

3. Алсу Хәбибуллина "Курьер"

Махсус бүләк:

1. Фатима Гыйльметдинова "Нәкъ Казан артында"

2. Гөлүсә Батталова "Ырым - шырым"

3. Айгөл Газизова "Нейро Кырлай"

"Алмачуар" пьесалар бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итү тантанасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Республиканың Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев катнашу нур өстенә нур булды. Равил Шәрәфиев: 

"Апуш"ларны шактый караганым бар. Бүген дә рәхәтләнеп, сокланып, шаккатып карап утырам. Бу - милләтне яшәтү өчен оештырылган әйбер дип саныйм. Безнең телебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмас өчен эшләнгән әйбер бит бу. Киләчәктә алардан артистлар да, драматурглар да, режиссёрлар да чыгар. Һәрхәлдә, барысы да уйларга, уйнарга, зур булырга өйрәнәләр. Мин шуңа сөенәм һәм аларны котлыйм!

Әлеге бәйгедә җиңү яулаган пьесалар инде сәхнәгә дә менде. Узган ел җиңүчесе Гөлүсә Батталова пьесасы буенча "Апуш" татар балалар театр студиясенең"Сәйдәш" мәдәният үзәге филиаллары шәкертләре белән куелган"Көндәлек" спектакле Казан тамашачысын гына тетрәндереп калмыйча, Мәскәүдә дә җиңү яулап кайтты!

Фото: Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021