Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Без бит ач түгел»

Җырчыларның кызу эш вакыты, алар гастрольләрдә йөриләр. Шуңа бәйле рәвештә Алмаз Мирзаянов «Шәхри Казан» газетасында чыккан интервьюдан өзекне инстаграмына язган. «Тамашачылар мине дөрес аңласын иде....

Җырчыларның кызу эш вакыты, алар гастрольләрдә йөриләр. Шуңа бәйле рәвештә Алмаз Мирзаянов «Шәхри Казан» газетасында чыккан интервьюдан өзекне инстаграмына язган. «Тамашачылар мине дөрес аңласын иде. Бу, аларга карата, бәлки бик матур да булмас, шулай да... Минем аларга бер теләгем бар: зинһар конөертларга ризык, эчемлекләр алып килмәсеннәр иде! Мин аңлыйм: алар моны чын йөрәктән эшли. Тик без бит ач түгел. Артист акча эшли бит ул. Илсөя Бәдретдиновага килешә мондый әйбер. Тик барсына да түгел. Мин бик рәхмәтле моңа кадәр концертларыбызга әйберләр алып килгәннәргә, әмма безнең концертларга алай күчтәнәч белән йөрмәсеннәр иде».

Алмаз бу сүзләре үзе дә шәрехләп яза: «Интервьюның бер өлешен укыгач фикерләр икегә бүленде. Берселәре хуплаганнар, икенчеләре, тамашачы чын күңелдән алып килә бит, диләр! Әле, оныттың мени 10 ел элек клубта консерва ашап утырганыңны дип тә өстәгәннәр. Тамашачының билет алып килеп, гомеренең бер кичен булса да безгә багышлавы үзе бер күчтәнәч. Ял итергә килсеннәр, мәшәкатьләнмәсеннәр иде дип кенә әйтәсем килгән иде».

Алмазның язылучылары рәхәтләнгәннәр комментарий язып, күбесе җырчыга үзен Илсөя белән тиңләмәскә кушалар. «Әле Илсөя хәтле булырга сезгә бик күп еллар хезмәт итәргә кирәк», дип язучылар күп.

Автор: Г.Шарапова

Фото: almazinde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк