Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Миңа 32 яшь. Өйләнмәгән»

Җырчылар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина ‒ никахлы ир белән хатын. Рәсми рәвештә өйләнүләре турында хәбәр булмады. Хәзер бит инстаграм заманы, бөтен тормышыңны шунда күрсәтеш китте. Алмаз үз...

Җырчылар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина ‒ никахлы ир белән хатын. Рәсми рәвештә өйләнүләре турында хәбәр булмады.

Хәзер бит инстаграм заманы, бөтен тормышыңны шунда күрсәтеш китте. Алмаз үзенең яңа гына кушылган язылучылары белән танышырга уйлап, кызыклы гына пост язган: «Минем аккаунтка беренче тапкыр керүчеләр бар ахры! Аңламаучылар, аңларга теләмәүчеләр, үзләренең фикерләрен тагырга теләүчеләр, һәм күптәннән монда булып боларның файдасыз икәнен аңлап, ничек бар шулай кабул итүчеләр! Яңа кушылучылар белән танышыйк әле! Мин Алмаз. Миңа 32 яшь. Өйләнмәгән. Әй, монысы иске гадәт буенча. Өйләнгән, өйләнгән, все тынычланыгыз. Сезнең белән дә танышыйк».

Алмазны ник рәсми рәвештә язылышмыйсыз дип аптыраталармы икән соң, анысы билгесез, ләкин Алмаз үзенең өйләнгән булуына бик нык басым ясаган.

Автор: Г.Шарапова

Фото: almazinde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк